18 март 2018 яңалыклары
-
Россия Президентын сайлауда беренче нәтиҗәләр сәгать өчтә билгеле булачак
Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре сайлауларда катнашучыларның гомуми санын тәгаенли һәм сайлау бюллетеньнәрен саный.
-
Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә", - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган "Мин тавыш бирдем" шәһәр концерты сәхнәсеннән. "Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды - без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс,...
-
Экзит-пол ысулы буенча уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе билгеле булды
(Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте.
-
Үзәк сайлау комиссиясе: Путин сайлаучыларның 71,97 процент тавышын җыйган
(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинга сайлаучыларның 71,97 проценты тавыш биргән. Моны Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары дәлилли.
-
Экзит-пол: Владимир Путин 73,9 процент тавыш белән президент сайлауда җиңде
(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Сайлау участокларында сораштыру нәтиҗәләре (экзит-пол) буенча Владимир Путин 73,9 процент тавыш җыеп, РФ Президентын сайлауда җиңде. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.
-
Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин
Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды, ди Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе.
-
"Казан Арена" алдындагы мәйданда тавыш бирүчеләр өчен концерт бара
Концерта Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә.
-
Алексеевск участок сайлау комиссияләре тавыш бирү участокларына килә алмаган сайлаучыларның тавышын җыюга керештеләр
669 нчы участок комиссиясе әгъзалары Марина Климова белән Нәфис Фәйзуллин, тавыш бирү урналарын тотып, өлкән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә килделәр.
-
Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
Россия буенча гомумән караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң.
-
15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Мидхәт Шаһиәхмәтов сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларны җиткерде.
-
Шанхай күзәтүчеләре Татарстандагы 100дән артык сайлау участогында булган
Чит илдән килгән вәкилләр Татарстанда сайлау участоклары эшләрен югары бәяли.
-
Яшел Үзәндә 56 ел бергә сайлауга йөргән пар тавыш бирде
80 яшьлек Лиля Сибагатуллина Россия Президенты кыю фикерле кеше булырга тиеш, дип саный.
-
Ушу буенча дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов: Сайлауларда катнашу мәҗбүри түгел, әмма мөһим
Сайлауларда катнашу гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора, ди спортчы.
-
Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза
Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли.
-
Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык
Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте.